news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда +31 градуска кадәр эсселек һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә

Татарстанда +31 градуска кадәр эсселек һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә
Фото: © "Татар-информ"

Чәршәмбе, 19 июньдә, Татарстанда тагын үзгәрүчән һава торышы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, республикада кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгырлар, яшенле яңгыр һәм боз явачак.

Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил юнәлеше көндез төньяк-көнбатышка күчә, урыны белән аның тизлеге – 14 метрга, яшен вакытында – 15-20 метрга, кайбер урыннарда 24 метрга кадәр җитә.

Төнлә минималь һава температурасы +17..+22 градус тәшкил итте, көндез исә +23..+28 градуска, ә көнчыгышта +31 градуска кадәр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100