news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +31 градуска кадәр эссе булуы көтелә

Татарстанда +31 градуска кадәр эссе булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда шимбә көнне, 16 майда, эссе һава булачак, явым-төшем көтелми. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Фараз буенча, көндез температура +26дан +31 градуска кадәр булачак. Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан, тизлеге – 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot