news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +31 градуска кадәр эсселек һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Бүген, 7 июльдә, Татарстанда эссе һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика күге алмашынучан болытлы булачак. Көндез урыны белән, нигездә, төбәкнең көнчыгышында кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы +26..+31, Казанда +28..+30 градуска кадәр күтәреләчәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм ял көннәрендә төньяк-көнбатыш антициклон төбәккә тагын да эссерәк һава торышы алып киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot