news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +31 градуска кадәр эссе булачак

Татарстанда +31 градуска кадәр эссе булачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда 7 августта алмашынучан болытлы һава көтелә, сизелерлек явым-төшем булмый. Иртән республиканың кайбер районнарында томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән киләчәк. Көндез һава +26...+31 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot