news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 31 градуска кадәр салкын көтелә

Шимбә республика территориясендә уртача тизлектә җил фаразлана.

Татарстанда 31 градуска кадәр салкын көтелә

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Шимбә, 20 февральдә, Татарстанда 31 градуска кадәр салкын көтелә.

«Иртәгә алмашынучан-болытлы һава көтелә. Төнлә бераз кар яварга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз», — дип хәбәр итәТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте.

Шулай ук көньяк-көнбатыштан, төньяк көнбатыштан уртача тизлектә җил фаразлана.

Төнлә һава температурасы -21…-26 градус, урыны белән -31 градус булачак. Көндез һава температурасы 15-20 градус салкын тәшкил итәчәк.

Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot