news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 309,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган

Социаль ипотека программасы буенча республикада гомуми мәйданы 9,5 мең кв.м булган 193 фатирлы 15 йорт файдалануга тапшырылган.

 (Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). 2015 елның 13 февраленә Татарстан Республикасында 309,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 12,9 процентын тәшкил итә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, социаль ипотека программасы буенча республикада гомуми мәйданы 9,5 мең кв.м булган 193 фатирлы 15 йорт файдалануга тапшырылган.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры гражданнарны җимерелерлек хәлдәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру барышына, шулай ук бу эшнең муниципаль районнардагы торышына җентекләп тукталды.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2008 елдан алып 2015 елның февраленә кадәрге вакытта Татарстан Республикасында гомуми мәйданы 777,5 мең кв.м-лы 93 объект төзелешен тәмамлау механизмнары табылган (анда өлешкә кереп төзелеш алып баручылар акчалары җәлеп ителгән). Шулардан республика буенча гомуми мәйданы 700,3 мең кв.м булган 87 объект файдалануга тапшырылган. Тагын 7 шундый объект төзелеше тәмамланмаган, аларны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тикшереп тора (6 сы – Казанда, 1се – Чаллыда).

Аренда торагы буенча 2015 елда гомуми мәйданы 71 мең 399 кв.-лы 21 торак йорт төзү планлаштырыла.

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүне гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елда 331 ятим баланы торак урыннары белән тәэмин итү карала.

Моннан тыш, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетында 128 млн. 101 мең сум акча каралган (исемлеккә 44 шундый гаилә кертелгән).

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук 2015 елда «Авыл клублары» программасын гамәлгә ашыру, фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАП) төзү, республика районнарында спорт объектлары төзү программалары турында сөйләде.

Киңәшмә барышында агымдагы эшләр барышы турындагы нотыклар белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре программасы үтәлеше турында чыгыш ясадылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100