Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 308 меңнән артык кеше 2027 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш биргән
13 майга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 308 меңнән артык кеше 2027 елда өстенлекле рәвештә төзекләндереләчәк объектларны сайлау өчен оештырылган бөтенроссия тавыш бирүендә катнашкан. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу юлы республикада яшәүчеләр 178 парк, яр буе, бульвар, урам һәм сквер арасында сайлый ала. Территорияләр исемлеге шәһәр һәм район администрацияләре белән берлектә төзелгән. Шулай ук исемлеккә Дәүләт хезмәтләре сайтында сораштыру барышында халык үзе сайлаган 20 җәмәгать киңлеге өстәлгән.
Татарстанның теләсә кайсы районындагы бер җәмәгать киңлеген zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында сайларга мөмкин.
Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүе 21 апрельдән 12 июньгә кадәр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формаштыру» федераль программасы кысаларында үткәрелә.
Тавыш бирүдә республикада яшәүче 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз