news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 300 укытучы яңа методика буенча рус телле балаларга татар теле өйрәтә

Яңа системаның үзенчәлеге шунда: башлангыч сыйныфларда рус телле балаларга татар теле өйрәтү ирекле уен формасында алып барыла.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2017–2018 уку елында татар теле укытучылары арасында методик сертификация буенча яңа проектта катнашучылар саны арткан. Алар рус телле балаларны Валерия Мещерякова системасы буенча өйрәтә. Хәзерге вакытта әлеге система буенча барлыгы 300 укытучы 5733 беренче һәм икенче сыйныф укучысына татар теле укыта.

Әйтергә кирәк, яңа системаның үзенчәлеге шунда: башлангыч сыйныфларда рус телле балаларга татар теле өйрәтү ирекле уен формасында алып барыла.

«Барлык балалар да татар телендә сөйләшеп китә алмый. Бу укыту методикасы белән бәйле. Дәреслекләр - укытучы эшенең коралы гына, иң мөһиме – предметны өйрәтү методикасы, ягъни дөрес алымнар, метод һәм технологияләр куллану», – дип белдерә республика Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова.

45 минут дәвам иткән дәресләрдә, мәсәлән, бала укытучы ролен ала, ә педагог, киресенчә, укучыга әйләнә. Яки, мәсәлән, кибеттәге хәл уйнап күрсәтелә, кемдер сатучы, ә икенче берәү сатып алучы була. «Нигезгә гадәти томышчан хәлләр алына. Сөйләм башыннан ахырына кадәр формалаша», – дип аңлата М.С.Устинова исемендәге 102 нче Казан гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тулкунай Габделбариева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100