news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 300 ретромашина катнашында тарихи техника фестивале узачак

Татарстанда 300 ретромашина катнашында тарихи техника фестивале узачак
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

15 августта «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы курорты территориясендә XIX Тарихи техника халыкара фестивале узачак. Чара 14-16 августта үтәчәк. Ретройөрешне Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «АвтоРетроКлуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Программада Россиянең төрле шәһәрләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саратов, Рязань, Киров, Пермь, Уфа, Екатеринбург, Чиләбе, Яңа Уренгой, Ярославль, Чабаксар, Йошкар-Ола һәм башкалар) 300дән артык борынгы автомобиль һәм мотоцикл катнашачак.

Хәбәр ителгәнчә, быел фестивальдә йолдызлы реставрация проектлары тәкъдим ителәчәк. Коллекционерлар һәм реставраторлар уникаль техника үрнәкләрен беренче тапкыр күрсәтәчәк.

Чарада Чабаксар, Екатеринбург, Самара ретроклублары делегацияләре, шулай ук «Ульяновец» һәм «Волга М-21» клублары әгъзалары катнашачак. Фестиваль кысаларында Автосабантуй, ретроквест, ретробазар, концерт һәм машина йөртү осталыгы конкурслары узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot