Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 300 мең сумга кадәр хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрне атадылар
Иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр исемлегенә сәүдә вәкилләре, күчемсез милек буенча белгечләр, проектларның баш инженерлары кергән
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу көздә Татарстанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр исемлеге билгеле.
«Тәкъдим ителә торган хезмәт хакына караганда, иң кызыклы вакансияләр арасында сәүдә вәкилләре, күчемсез милек буенча белгечләр, проектларның баш инженерлары, исәпләү үзәкләре директорлары бар. Аларның хезмәт хакы 150 меңнән 300 мең сумга кадәр тирбәлә», — дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.
«Ләкин шуны аңларга кирәк, мондый вакансия күп түгел, ә бердәнбер булып тора һәм алар алдан ук зур таләпләр куя», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз