news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 30 район язгы чәчү эшләренә кереште

Гомумән алганда, ТР буенча 102,5 мең гектар мәйданда язгы чәчү эшләре төгәлләнгән

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 30 район язгы чәчү эшләренә кереште. Гомумән алганда, ТР буенча 102,5 мең гектар мәйданда язгы чәчү эшләре төгәлләнгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Шул исәптән 83,2 мең гектарга язгы бөртекле культуралар утыртылган, шикәр чөгендере – 6,6 мең га, борчак – 3 мең га кадәр. Калган мәйданнар күпьеллык үләннәр һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары өчен калган.
Бүгенге көндә Нурлат районында язгы чәчү эшләре өчен билгеләнгән мәйданның 28 процентында эшләр тәмамланган, Зәйдә –17, Буа һәм Чисайда – 16,Чүпрәледә - 15, Минзәлә һәм Мөслимдә - 13.




news_right_1
news_right_2
news_bot