Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 30 меңнән артык өлкән яшьтәге авыл кешесенә медицина ярдәме күрсәтелде
Ел башыннан «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Татарстан авылларында яшәүче 30 700дән артык өлкән яшьтәге кеше медицина хезмәтләреннән файдаланган. Шулар арасыннан 25 498 кеше диспансеризация узган. Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләр вакцинация, скрининглар һәм башка кирәкле процедуралар ясаткан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү өчен федераль бюджет хисабына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспорт кулланыла. Хастаханәгә алып барганда өлкән яшьтәге кешеләрне комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре белгечләре озата бара.
Проектның максаты – өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшырту, актив һәм озак яшәү өчен шартлар булдыру. Даими рәвештә медицина тикшерүләре үткәрү авыруларны иртә стадиядә ачыкларга, вакытында дәвалана башларга мөмкинлек бирә.
Быел республикада яшәүче 35 меңгә якын өлкән яшьтәге гражданны медицина хезмәте белән тәэмин итү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз