news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 30 меңнән артык кешегә кызамыктан прививка ясалачак

Татарстан Республикасында кызамыктан чистарту иммунизациясе вакытында 30 меңнән артык кеше вакцинация узачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бездә бер генә прививкасы булган, яки гомумән прививка ясатмаган кешеләр күп. Чистарту иммунизациясе вакытында кызамыктан сакланырга мөмкин. Вакцина бушлай», - диде Любовь Авдонина.

Татарстанда барлыгы 31 200 кешегә вакцина ясату планлаштырылган, шуларның 10 495нә прививка инде ясалган.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы ел башыннан Татарстанда кызамык белән авыруның алты очрагы теркәлгән. Аларның күпчелеге – читтән кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100