news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 30 мең чамасы вакантлы эш урыны бар

2-10 февральдә республиканың мәшгульлек үзәге хезмәтләрендә 3358 буш эш урыны теркәлгән

  (Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда эш бирүчеләр халык мәшгульлеге хезмәте органнарына 29 мең 594 вакансия булуын белдерә, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

2-10 февральдә мәшгульлек үзәге хезмәтләрендә 3358 буш эш урыны теркәлгән. Заявкаларның яртысы диярлек Казанда теркәлгән: анда 14 мең 670 хезмәткәр кирәк. Шулай ук республиканың Түбән Кама (4 мең 166), Чаллы (2 мең 392), Алабуга (1 мең 561) һәм Яшел Үзән (760) кебек эре шәһәрләрендә буш урыннары күп.

Бу атнада Теләче (16 вакансия), Чүпрәле (10) һәм Әлки (7) районнарында яшәүчеләргә эш табу кыенрак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot