news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 30 йорт яны кишәрлеге су баскан килеш кала

Татарстанда 30 йорт яны участогы су астында калуын дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Хәзерге вакытта Васильево бистәсендәге «Озон» бакчачылык ширкәтендә биш һәм «Ял» бакчачылык ширкәтендә җиде участок су астында кала. Анда язгы ташу суы 1 – 5 см дәрәҗәсендә тора.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Лубян авылында 18 йорт яны кишәрлеген су баскан. Анда ташу суының биеклеге 3 – 5 см га җитә.

news_right_1
news_right_2
news_bot