news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 30 градуслы эсселек көтелә

Иртәгә, 23 майда, Татарстанда антициклон тәэсире нәтиҗәсендә элек урнашкан эссе һава торышы сакланачак, температура фоны тагын бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Явым-төшем көтелми, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан 4-9 м/с тизлектә җил исәчәк. Көндез урыны белән ул 15-17 м/с кадәр көчәячәк (Казанда 14 м/с кадәр генә).

Төнлә һава температурасы нульдән 4-9 градуска кадәр, төбәкнең көнбатышында +10, +15 градуска кадәр (ТР башкаласында +13дән +15кә кадәр, әмма түбән урыннарда +10дан +12гә кадәр) тәшкил итәчәк. Якты вакытта һава 25-30 градуска кадәр җылыначак (Казанда +27, +29 градуска кадәр).

 

news_right_1
news_right_2
news_bot