news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 30 градуска кадәр җылыта

Республикада явым-төшем көтелми

(Казан, 1 сентябр, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек.
Казанда көндез 24-26 градус, гомумән республика буенча 22-30 градус җылы булачак.
3 сентябргә каршы төндә республикада аяз, явым-төшеп көтелми. 11 градустан 16 градуска кадәр җылы көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot