news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда -30 градуска кадәр салкынайта

Юлларда бозлавык саклана.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 декабрьдә, төньяк киңлекләрдән килгән һава йогынтысында Татарстанда көчле салкыннар көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төбәктә аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көн дәвамында юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә синоптиклар.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -20..-25 градус, ә аязганда -30 градус һәм аннан да түбәнрәк (Казанда — 29 градус салкын) булырга мөмкин. Көндез һава температурасы -16..-21 градуска кадәр (республика башкаласында 18-20 градус салкын) күтәрелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 24 декабрьдә, Татарстанда шулай ук салкын була.

Шимбә, 25 декабрьдә һава температурасы күтәрелә башлый. Төбәктә кар һәм буран көтелә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100