news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 30 градус салкын саклана, җил аркасында өшү куркынычы арта

Татарстанда 30 градус салкын саклана, җил аркасында өшү куркынычы арта
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Якындагы көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана, һава температурасы төшү фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 9 гыйнварда явым-төшем ихтималы аз, көндез бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -21..-26 градус, көнчыгыш районнарда -30 градус була. Көндез -14..-19 градус фаразлана.

Чәршәмбе төнлә бераз кар фаразлана, әмма көндез атмосфера басымы күтәрелү сәбәпле, явым-төшем юк. Төнлә һава температурасы -21..-26, аязганда -30 градус көтелә. Көндез -18..-23 градус фаразлана.

Алдагы көндә, 11 гыйнварда, көннең беренче яртысында явым-төшем ихтималы аз. Әмма кич урыны белән кар, буран, шулай ук җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -24..-29 градус, аязганда -34 градуска кадәр төшәчәк. Төнлә һава температурасы -14..-19 градус, көнчыгышта -22 градус була.

«Җомга, 12 гыйнварда, республика актив циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында була. Шулай итеп, кар, буран, секундына 15-20 метр тизлектә җил, юлларда кар көртләре көтелә. Һава температурасы төнлә -16..-21 градус, көндез -10..-15 градус булырга мөмкин», диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең якынча фаразларында.

Шимбә бераз кар яварга, һава температурасы -22..-27 градус, аязганда -30 градус көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -18..-23 градус күрсәтәчәк.

Синоптиклар искәрткәнчә, көчле салкыннар һәм җил сәбәпле, үтә суыту һәм өшү куркынычы арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100