Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 3 яше тулган 3 меңләп сабый балалар бакчасына урнашуга чират көтә
2016 елга 3 яшьлек һәм зурракларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урын белән тәэмин итү ниятләнә
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүгенге көндә Татарстанда 3тән 7 яшькә кадәр 2951 бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә чиратын көтә. Бүген бу хакта Татарстанда балалар мәктәпкәчә учреждениеләре һәм мәктәпләр төзү һәм реконструкцияләү планнарына багышланган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.
"Безнең бурыч - 3тән 7 яшькә кадәр категориядә нульгә якын күрсәткечкә ирешү", - дип белдерде җитәкче. Моннан тыш, бүгенге көндә республикада 1,5 яшьтән 7гә кадәр булган 43 мең 913 сабый балалар бакчаларына урнашуга чират тора.
Искәртеп узабыз: балалар бакчаларын туплау агымдагы елның 1 сентябренә тәмамланды.
"2016 елга Татарстанда 3тән 7 яшькә кадәр булган барлык сабыйлар да балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителергә тиеш. Әлеге мәсьәлә буенча юл картасы төзелде һәм бүгеге көндә ул уңышлы хәл ителә", - дип билгеләп үтте Илдар Мөхәммәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз