(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда 3 млн тонна ашлык суктырылган. Барлыгы 87 процент мәйданнан уңыш җыелган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1351,9 мең гектардан җыелган, шул исәптән 325,6 мең гектардан – бодай, 397,6 мең гектардан – арпа. Гектарыннан уртача уңыш 22,2 центнер тәшкил итә. Республикада 9,1 мең гектар мәйданнан 11,3 мең тонна рапс суктырылган, уртача уңыш – 12,3 ц.
Шикәр чөгенерен алу эшләре дәвам итә, 4,2 мең гектардан 133,4 мең тонна татлы тамыразык җыеп алынган. Шикәр чөгендеренең уртача уңышы гектарыннан 316,6 центнер тәшкил итә.
Татарстанда бәрәңге 0,4 мең гектардан 6,1 мең тонна җыеп алынган, гектарыннан уртача уңыш – 154,3 ц.
Игенчеләр 62 процент мәйданга көзге культуралар чәчкән, ул 435,7 мең гектар тәшкил итә.