news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 3 миллион тоннадан артык ашлык суктырып алынган

Республикада эшнең әле яртысын гына төгәлләгән районнар да бар.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 28 август көненә республикада 943,6 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 64 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 3367,6 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 35,7 центнер тәшкил итә.

Пландагы эшнең башкарылу күләме буенча Чистай районы игенчеләре беренче урында бара. Биредә урып-җыю эшенең 76 проценты төгәлләнгән инде. Икенче урында – Әлки (74 процент), өченчедә Алексеевск (73 процент).

Ә Кама Тамагында урып-җыю эшенең 48 проценты гына төгәлләнгән әле. Арттагы өчлектә шулай ук Бөгелмә (52 процент) һәм Тукай (53 процент) районнары да урнашкан.

Иң мул гектар уңышы – Зәйдә. Биредә һәр гектардан уртача 49,7 центнер ашлык суктырып алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100