news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 3 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган

Республикада уртача уңыш гектарыннан 26,1 центнерны тәшкил итә.

Татарстанда 3 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган
agro.tatarstan.ru

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). 29 августка булган оператив мәгълүматлар буенча, республикада 3035,1 мең тонна бөртек суктырылган. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 1163 мең гектарда суктырылган, бу исә фаразлар буенча 78 процентны тәшкил итә.

Нурлат, Зәй, Чүпрәле, Апас муниципаль районнары хезмәтчәннәре урып-җыю эшләрен төгәлләү алдында тора. Барлык мәйданның 90 проценттан артыгында уңыш җыеп алынган.

Республикада уртача уңыш гектарыннан 26,1 центнерны тәшкил итә. Иң югары уңыш Зәй районында күзәтелә. Анда гектарыннан 37 центнер уңыш алына.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot