news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 3 миллион тонна ашлык суктырылган

Татарстанда 3 миллион тонна ашлык суктырылган
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Татарстан аграрийлары 3 млн тонна ашлык җыйганнар, уртача уңдырышлылык – 35,3 ц/га. Республикада урып-җыю кампаниясе 78 процентка төгәлләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«861 мең гектар суктырылган, урып – җыю кампаниясен уздыру өчен 3,1 мең ашлык җыю комбайны җәлеп ителгән», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Бөртекле культуралар уңышы буенча Аксубай, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә һәм Тәтеш районнары алда бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot