news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 96 процентка үтәлгән. Барлыгы 3,144 миллион квадрат метр торак бина файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Коммерцияле күпкатлы төзелеш планы 41 процентка үтәлгән. Барлыгы 695 мең квадрат метрдан артык мәйданлы 88 йорт файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта социаль ипотека буенча план 93 процентка үтәлгән, 20 йорт файдалануга тапшырылган. Шәхси торак төзелеше планы буенча гомуми мәйданы 2,3 миллион квадрат метр булган 17024 йорт тапшырылган.

Төзелеш планнарының үтәлеше турында киңәшмә бүген, 15 ноябрьдә, узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot