news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 3 майга торакны файдалануга тапшыру планы 48 процентка үтәлгән

Татарстанда 3 майга торакны файдалануга тапшыру планы 48 процентка үтәлгән, 1 млн 570 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелеш линиясе буенча 11 процент, ягъни гомуми мәйданы 186 мең кв. м. артык булган 35 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.

Социаль ипотека программасы буенча еллык план 43 процентка үтәлгән, 6 йорт файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ятим балалар өчен торак буенча федераль бюджеттан финанслашу хисабына 37 торак урын алу буенча дәүләт контракты төзелгән. Шулай ук ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 25 апрельдә икенче дәүләт контракты кысаларында 86 торак урын сатып алу буенча контракт төзү хокукына аукцион игълан иткән.

Яшь гаиләләр өчен торак урнашкан 42 муниципаль берәмлекнең барысы да «Электрон бюджет» системасында килешү төзегәннәр. 66 гаилә таныклык алган. Барлык башкарма комитетларның шәхси счетларына тиешле акчалар күчерелгән. Яшь гаиләләр торак базарында фатирлар сайлыйлар.

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен билгеләнгән барлык 27 сертификат рәсмиләштерелгән. Хәзер ТР Дәүләт торак фонды сайлап ала торган фатирларның мәйданы 2 мең 246 кв. м тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100