news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 3 майда яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Татарстанда 3 майда яңгырлар һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Республикасында җомга көнне, 3 майда, болытлы һава торышы саклана. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, тәүлек дәвамында бераз яңгыр явуы ихтимал, төнлә кайбер районнарда көчле явым-төшемнәр, урыны белән яшенле яңгыр көтелә.

Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәя.

Төнлә һава температурасы +4..+9 градус тәшкил итсә, көндез +9..+14 градуска кадәр җылыта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100