news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда -3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 18 апрельдә, Татарстанда кабат кырау төшәргә мөмкин, әмма республика территориясендә һава температурасы күтәрелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәктә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән (Казанда түгел) 14 метрга кадәр көтелә.

Татарстанда төнлә һава температурасы 0..+5 градус (Татарстан башкаласында +3..+5) фаразлана, республиканың көнчыгышында урыны белән -3 градуска кадәр салкынайта. Көндез +14..+19 градуска кадәр (Казанда +15..+17 градуска кадәр) җылыта.

news_right_1
news_right_2
news_bot