news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда 3 айда юридик, вазифаи затларга салынган штрафлар суммасы 38 процентка арткан
302 предприятие, оешма һәм табигать объекты 667 тапкыр тикшерелгән һәм 2,62 млн. сум штраф салынган
Скопировать ссылку
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы быелгы беренче кварталдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.
Министрлыкның коллегия утырышында башлап сүз алган әлеге министрлык башлыгы вазифаларын башкаручы Әгъләм Садретдинов докладында билгеләп үткәнчә, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясауны киметү буенча дәүләт экологик контроле әһәмиятле роль уйный. Ел башыннан бирле территориаль идарәләр, дәүләт инспекциясе инспекторлары 302 предприятие, оешма һәм табигать объектына 667 тапкыр тикшерү белән барган, шуның яртысыннан артыгы төзелеш, агросәнәгать һәм торак-коммуналь өлкәләргә карый. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә карата тикшерүләрне киметүгә юнәлтелгән дәүләт сәясәтенә ярашлы рәвештә, быел беренче кварталда тикшерүләр саны узган елдагы шушы ук вакыттагыдан 27 процентка һәм тикшерелгән объектлар 18 процентка кимрәк булган. Шуңа күрә, табылган хилафлыклар да 29 процентка азрак, ягъни 637 (былтыр – 898).
Министр вазифаларын башкаручы Ә.Садретдинов боларга йомгак ясап, шуның белән бергә, дәүләт экологик контроле нәтиҗәлелеге сизелерлек артты, дип билгеләп үтте: быел, узган елгы беренче квартал белән чагыштырганда, юридик һәм вазифаи затларга салынган штрафлар суммасы 38 процентка арткан һәм 2,62 млн. сум тәшкил иткән, табигатьне саклау законнарын бозучылардан түләтелгән штрафлар быел 18,6 процентка арткан һәм 421 мең сум күләмендә булган.
Закон таләпләрен үтәмәүчеләрнең күпчелеге атмосфера һавасын саклау өлкәсенә һәм сәнәгать, кулланыш калдыклары белән эш итүгә карый: законны дорфа бозучыларга карата материаллар җыеп, зыянны түләтер өчен, эшләр судларга җибәрелгән, быелның 3 аенда салынган зыян 705 мең сум тирәсе дип бәяләнә (бу узган елгы шушы ук вакыттагыдан 2,5 тапкырга артык), шуның 80 проценты теләсә кая чүп түгү һәм территорияләрне чүп-чарга батыруга карый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot