news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 3,5 млн тонна ашлык суктырылган

Авыл товар җитештерүчеләре соңгы гектардан ашлык суктыра

  (Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 3,5 млн тонна ашлык суктырылган, бер гектарыннан уртача уңыш 22,5 центнер тәшкил итә. Авыл товар җитештерүчеләре соңгы гектардан ашлык суктыра, урып-җыю эшләренең вакытында тәмамлануына көннәрнең яңгырсыз торуы да йогынты ясый, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Бүген бөртеклеләр биләгән 1542,2 мең гектар мәйданнан 99 процент ашлык суктырылган.

Лидерлар арасында тулаем ашлык күләме 148 тонна тәшкил иткән Азнакай районы игенчеләре аерылып тора, Буа (141), Арча (136), Актаныш (127), Балтач (119) Сарман (116), Зәй (113,2).

news_right_1
news_right_2
news_bot