news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 3,5 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган

Иң күп ашлык – 139,9 мең тонна – Зәй районында суктырылган.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанда 3 миллион 522 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 35,6 центнер тәшкил итә. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 990,5 мең гектар мәйданда җыеп алынган. Бу – барлык мәйданның 67 процентында эшләр тәмамланган дигән сүз, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Иң күп ашлык – 139,9 мең тонна – Зәй районында җыеп алынган. Районда уңыш гектарыннан уртача 49,6 центнер тәшкил итә. Сарман районы хуҗалыкларында – 138,1 мең (49,1 центнер), Буада – 133,5 мең (37,5 центнер), Актанышта – 130,1 мең (41,1 центнер), Чистайда – 124,8 мең (33,4 центнер), Тәтеш районында 121,6 мең тонна (43 центнер) ашлык суктырылган.

Чистай районында барлык мәйданның – 78, Әлкидә – 76, Нурлатта – 75, Зәй, Алексеевск, Лениногорск һәм Лаеш районнарында – 74, Апас, Аксубай һәм Баулы районнарында 73 процентында эшләр төгәлләнгән.

Республикада шулай ук көзге чәчү дәвам итә. Көзге культуралар 284,5 мең гектар мәйданда чәчелгән инде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100