news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 3,4 миллион тонна ашлык суктырылган

Бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарның 99 процентында җыеп алынган

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева).  Татарстанда 3,4 миллион тонна ашлык суктырылган, гектарыннан исә уртача 22,4 центнер икмәк алына. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1534,3 мең гектар мәйданда (99 процент) җыелган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

ТР ның 18 районында урып-җыю эшләре тулысынча тәмамланган. Республиканың тагын 14 районында икмәк барлык мәйданнарның 99 процентында суктырылган. Калган хуҗалыклар да урып-җыю кампаниясен төгәлләү алдында.   

news_right_1
news_right_2
news_bot