news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 3,3 млн тонна ашлык суктырылган

Бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар биләгән мәйданның 96 процентында ашлык җыеп алынган

 (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 3,3 млн тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 22,2 центнер тәшкил итә. Бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар биләгән мәйданның 96 процентында ашлык җыеп алынган, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгында.

Бүген республиканың 7 районы – Тәтеш, Нурлат, Спас, Әлки, Кайбыч, Ютазы һәм Апас кыр эшләрен тулысынча төгәлләде.

Әлки, Минзәлә, Аксубай, Лаеш, Мамадыш, Баулы, Югары Ослан һ.б. районнар урып-җыю кампаниясен тәмамлау алдында.

news_right_1
news_right_2
news_bot