news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 290 миллион сумга яңа яшьләр үзәге төзергә җыеналар

Балык Бистәсендә IDEA яшьләр үзәге төзергә ниятлиләр. Эшләр 290 миллион сумга бәяләнә, диелә дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган мәгълүматта.

Объект агымдагы елның 1 декабренә кадәр файдалануга тапшырылырга тиеш.

Подрядчы алдында бина мәйданы буенча инженер коммуникацияләре үткәрү, суүткәргеч торбалар сузу һәм башкаларны берләштергән гомумтөзелеш эшләрен башкару бурычы тора.

Төзелеш бюджет акчалары хисабына алып барылачак. Заказчысы – Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Балык Бистәсендә шулай ук балалар сәнгать мәктәбе төзергә ниятләүләре хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100