Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 29 өлкән кешене тәрбиягә алганнар
Татарстанда 2017 елдан башлап «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» сынау проекты гамәлгә ашырыла. Хәзер республиканың 27 районында өлкән кешене тәрбиягә алган 29 гаилә бар, Әлки һәм Түбән Кама районнарында - икешәр гаилә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Инициатива кысаларында карауга мохтаҗ өлкән яшьтәге кеше өйдә тәрбияләүне һәм яшәүне тәэмин итү турында килешү төзегән гражданның гаиләсенә күченә.
Социаль ярдәмнең мондый формасы өлкән буын турында кайгырту традицияләрен сакларга ярдәм итә һәм ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә өйдә яшәргә, таныш тирәлекне сакларга, битараф булмаган кешеләрнең күңел җылысын тоярга мөмкинлек бирә.
Тәрбиягә алуга кандидатларга килгәндә, алар пенсия яшенә җитмәгән, Татарстанда даими яшәүче һәм өлкән кешенең туганнары булмаган эшкә сәләтле гражданнар булырга тиеш. Алар үз теләкләре белән аны рәсми килешү нигезендә карарга әзер булуларын белдерергә тиеш.
Айлык түләү күләме тәрбияләнүченең сәламәтлегенә бәйле: 6 мең сум – инвалидлыгы булмаган яки өченче төркем инвалидлыгы булган өлкән кешене караган өчен, 8 мең сум – икенче төркем инвалидны, 10 мең сум – беренче төркем инвалидны караган өчен.
2025 елдан «Өлкән яшьтәге кеше өчен гаилә» проекты «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектының бер өлеше булды, дип белдерделәр министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз