news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +29 градуска кадәр явым-төшемсез һава торышы көтелә

Татарстанда +29 градуска кадәр явым-төшемсез һава торышы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 15 июльдә, Татарстанда элек урнашкан коры һәм уртача җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Урыны-урыны белән (Казанда түгел) төнлә һәм иртән төшкән томан көндез таралачак.

Төньяк һәм төньяк-көнбатыш җилләренең көче секундына 3 метрдан 8 метрга кадәр җитәчәк, көндезге сәгатьләрдә аның көче урыны белән 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Тәүлекнең якты вакытында һава +24..+29 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында +25..+27 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot