Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 29 градуска кадәр җылы һава, урыны белән томан көтелә
Алдагы көннәрдә өндез күпчелек районнарда яңгыр явачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Иртәгә, 7 июльдә, Татарстанда 29 градуска кадәр җылы һава, урыны белән томан көтелә. Бу турыда Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар фаразы буенча, төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Көньяктан салмак җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез +24..+29 градус булачак.
8 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал. Көньяк, көньяк-көнбытыштан салмак җил, яшен вакытында җилнең тизелеге 17-22 м/с ка кадәр булырга мөмикн. Төнлә температура +13..+18 градус, көндез +24..+29 градус булачак.
9 июльдә дә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан салмак җил, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 17-22 м/с ка кадәр артырга мөмкин. Төнлә температура +13..+18 градус, көндез температура +24..+29 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз