news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 28 градуслы эссе, яшен һәм көчле җил көтелә

Татарстанда 28 градуслы эссе, яшен һәм көчле җил көтелә
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бүген, 6 майда, Татарстанда аномаль җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән (Казаннан тыш) кыска вакытлы яңгырлар яварга, яшен булырга мөмкин.

Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исүче җил урыны белән секундына 15 метрга кадәр (Татарстан башкаласында – секундына 12 метрга кадәр генә) көчәячәк.

Җылы төннән соң (+8.. +13 градуслы), көндез төбәк территориясендә һава +23.. +28 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +25..+27 градуска кадәр).

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу атнада Татарстанда температура фоны күтәрелү дәвам итәчәк, республикада аномаль җылы һава торышы урнашачак – ул климатик нормадан дүрт-биш градуска югарырак булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot