news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +28 градуска кадәр җылыта, бераз яңгыр явуы ихтимал

Татарстанда +28 градуска кадәр җылыта, бераз яңгыр явуы ихтимал
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлек белән исә, урыны белән тизлеге 14 метрга кадәр җитә.

Көн дәвамында температура +23тән +28 градуска кадәр җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot