Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 273 торак йортта капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган
Татарстанда планлаштырылган 760 йортның 273ендә капиталь ремонт төгәлләнгән, тагын 182сендә эшләр ахырына якынлаша. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төбәкнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Киңәшмәне Татарстанның барлык муниципалитетлары белән видеоэлемтә форматында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Докладчы сүзләренә караганда, гомумән алганда, торак йортларны капиталь ремонтлау барышында «төзү-монтаж эшләре – 87 процентка, сезонлы эшләр – 91 процентка башкарылган».
Моннан тыш, министр мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауга аерым тукталды. Аның сүзләренә караганда, 1 сентябрьгә Татарстанда, Мамадыш районында өстәмә рәвештә программага кертелгән мәктәптән тыш, барлык 119 ремонтланган мәктәп һәм интернат-мәктәп ачылган. Белем көне алдыннан Татарстан Президенты мәктәпләрдә капиталь ремонтлауны билгеләнгән срокларда тәмамларга кушкан иде.
Моннан тыш, республика программасы буенча 166 мәктәп ашханәсендә төзекләндерү эшләре тәмамланган. 22 балалар бакчасының дүртесе ремонтлана (икесе Казанда, Питрәч һәм Арча районнарында берешәр), эшләрнең гомуми үтәлеше 93 процент тәшкил итә.
Ресурс үзәкләрен ремонтлау да төгәлләнә: алты учреждениенең бишесендә ул тәмамланды, ә Чистай авыл хуҗалыгы техникумы 92 процентка ремонтланды.
Дүрт тулай торакның өчесендә ремонт эшләре дәвам итә, бу атнада Әлки районында аграр көллиятнең тулай торагы тапшырылды. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 92 процентка җитте, дип төгәлләштерде Айзатуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз