news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 27 меңнән артык кеше «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланган

«Мобиль сайлаучы» сервисы белән Татарстанда яшәүче 27 меңнән артык кеше файдаланган. Бу хакта бүген журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Мобиль сайлаучы» ярдәмендә татарстанлылар прописка буенча түгел, ә кайда булса, шунда тавыш бирү өчен гариза бирделәр», - диде ул.

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. Парламент катнаш система буенча төзеләчәк: 450 мандатның бер яртысы (225 урын) федераль партия исемлекләренә, икенчесе бер мандатлы сайлау округларына бүленәчәк.

Сайлау кампаниясендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 сәяси партия катнашты: «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия – дөреслек өчен», «Яңа кешеләр», пенсионерлар партиясе, «Россия коммунистлары», «Яшелләр», туры демократия партиясе һәм» «Ватан».

news_right_1
news_right_2
news_bot