news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 27 меңнән артык күп балалы гаиләгә бушлай җир кишәрлеге бирелгән

Парламент комитеты утырышында җир биләмәләре белән тәэмин итү өлкәсендә проблемалар күтәрелде.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының 2017 елның 1 апреленә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада бушлай җир кишәрлеге алуга хокукы булган 45057 гаилә исәпләнә. Участоклар алу өчен исемлеккә 40025 гаилә кертелгән. Кадастр исәбенә  30 908 җир кишәрлеге куелган. Хәзерге вакытта 27 меңнән артык күп балалы гаилә (68 процент) җир биләмәсенә ия булган. Әлеге мәгълүматлар бүген Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында яңгырады.

Комитет рәисе Таһир Һадиев утырышны ачып җибәреп, иң элек, Космонавтика көне белән тәбрикләде. Аннары, көн тәртибенә куелган беренче мәсьәләгә күчеп, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган социаль сәясәтнең төп нәтиҗәсе демографиядә уңай динамика чагылыш табуын билгеләп узды. Ул республикада 3-5 балалы гаиләләр саны һаман арта баруын әйтеп: “Безнең бурыч – мондый гаиләләргә максималь ярдәм күрсәтү. Бушлай җир биләмәләре бирү – социаль гарантияләрнең аерым төре”, - диде.

Таһир Һадиев Россия Федерациясенең Җир кодексы нигезендә, 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрнең бушлай җир кишәрлегенә хокукы булуын һәм моның тәртибе Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләнүен искәртте.

Утырыш барышында бу мәсьәләдә проблемалар әле бихисап булуы аңлашылды. Хәзерге вакытта кадастр исәбенә 30 908 җир кишәрлеге куелган һәм гражданнарга тәкъдим ителүгә әзер. Бу ихтыяҗның 77 процентын тәшкил итә.

“Әмма җир биләмәләре җитәрлек түгел. Вазгыять чикләрне киңәйтү өчен шартлар булмау белән тагы да кискенләшә – сак зоналары, хосусый җирләр һәм башкалар. Урыны кызыктырырлык булмаганлыктан, инженер, транспорт һәм социаль инфраструктура булмау сәбәпле, күп балалы гаиләләрнең,тәкъдим ителгән җир участокларыннан баш тарту проблемасы да бар. Җир кишәрлекләре буенча планлаштыру һәм межалау проектларын әзерләү буенча эшләр җитәрлек дәрәҗәдә финансланмый. Күп балалы гаиләләргә бирелүче биләмәләрне инфраструктура белән тәэмин итү кебек мәсьәләләр бар”, – дип белдерде Таһир Һадиев. Һәм бу мәсьәлә һәрвакыт депутатларның игътибар үзәгендә булуына игътибарны юнәлтте.

Идел буе федераль округы рейтингында тоткан урынына килгәндә, 2016 елның 1 ноябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстан алдынгы төбәкләрнең берсе. Башкортстанда 43 311 күп балалы гаиләнең 20535енә җир кишәрлеге бирелгән. Бу 48 проценттан гыйбарәт. Татарстанда бу күрсәткеч ул вакытта 50 процент булган, хәзер ул 68 процент тәшкил итә. Башка субъектларга күз салсак, Оренбургта ул – 22, Түбән Новгород өлкәсендә – 17, Самарада – 27, Пермьдә – 24, Саратов өлкәсендә – 33, Чуашстанда – 28, Киров өлкәсендә – 54, Марий Эл Республикасында – 57, Удмуртиядә –12, ә Ульяновск өлкәсендә 37 процент тәшкил итә.

Күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү мәсьәләсе турында тәфсилләбрәк Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары вәкилләре дә сөйләде. Утырышта Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман районы вәкилләре күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү буенча үзләрендә башкарылган эшләр турында бәян итте.

Казанда бушлай җир кишәрлегенә хокукы булган 10968 күп балалы гаилә исәпләнә. 9 мең 320 гаиләне исемлеккә кертү турында карар кабул ителгән. Нибары 3 меңгә якын гаилә генә җир биләмәсен үз милке итеп рәсмиләштергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100