news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +27 градуска кадәр җылыта, ә Казанда яңа температура рекорды көтелә

Татарстанда +27 градуска кадәр җылыта, ә Казанда яңа температура рекорды көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Җомга көнне, 19 апрельдә, Татарстанда +22...+27 градуска кадәр җылы фаразлана.

Казанда термометр баганалары +23...+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Сүз уңаеннан, ТР башкаласында язгы күзәтүләр чорында иң югары температура буларак +22,6 градус теркәлгән булган. Өстәвенә, бу рекорд 1973 елда куелган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеоүзәгенең матбугат хезмәте.

Синоптиклар республикада, шул исәптән Казанда да, урыны белән тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк көньяктан көчле җил фаразлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot