Иртәгә, 8 февральдә, Татарстанда һава температурасының сизелерлек төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарында һава температурасы -17..-22 градуска, ә аязганда -23 градуска кадәр фаразлана.
Моннан тыш, урыны белән, төбәкнең башкаласында да төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин.
Республикада аязучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез урыны белән кар яварга мөмкин.
Җил юнәлешен төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк һәм уртача тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Көндез һава температурасы -7...-12 градус (Казанда - -8..-10 градус) фаразлана, дип хәбәр итә синоптиклар.