news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда -27 градус суык булачак

Пәнҗешәмбе көнне Татарстан территориясендә бозлавык һәм көчле җил көтелә. Төнге сәгатьләрдә урыны белән 27 градуска кадәр суык булыр дип фаразлана.  Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда кисәтә.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитәчәк.

Төнлә республика буенча һава температурасы -17.. -22 градус тәшкил итә, көньяк һәм көнчыгышта -27 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -10..-15 градус булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100