news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 260 кешедә Covid-19 тапканнар

Татарстанда Covid-19 белән чирләгән 260 кеше теркәлгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.

41 кеше хастаханәгә салынган. 18 яшькә кадәрге балалар - 19 кеше, диелгән ведомство хәбәрендә.

Коронавирус йоктыручылар республиканың 45 муниципалитетында ачыкланган. Иң күп чирләүчеләр Казанда (83 кеше) теркәлгән. Яшел Үзән районында авыруның 20 очрагы билгеле. Чаллыда — 19, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында унбишәр кеше чирләгән.

Гомумән алганда, 2022 елның 5 апреленә булган мәгълүматларга караганда, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 138 575 очрагы рәсми төстә расланган. Татарстанда яшәүче 130 957 кеше савыккан, 760 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.

Барлыгы 2 503 743 татарстанлы вакцинация үткән. Ике дозаны да 1 926 025 кеше ясаткан. Республиканың 285 349 кешесе вакцинаның бустер дозаларын алган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100