news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 26 яшьлек ир-ат урамда пенсионер хатынга ташланган

Егет хатын-кызны кыйнаган һәм аңа карата җенси гамәлләр кылырга омтылган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстанда 26 яшьлек ир-ат 82 яшьлек пенсионерга карата җенси гамәл кылырга маташкан дип шикләнәләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, 22 августта Баулы районының бер авылында 26 яшьлек исерек ир-ат урамда 82 яшьлек хатын-кызга ташланган. Егет хатын-кызны кыйнаган һәм аңа карата җенси характерда гамәлләр кылырга омтылган. Егетне шаһитлар туктаткан.

Егет элек тә шундый гамәле өчен җаваплылыкка тартылган булган.

Бу факт буенча «Үтерү белән янап көчләү гамәлләре кылырга омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Егет сак астына алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot