news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 26 торак пунктны каты өслекле юллар белән тоташтырачаклар

Хәзерге вакытта республикада 558 торак пунктка каты өслекле килү юллары юк.

Татарстанда 26 торак пунктны каты өслекле юллар белән тоташтырачаклар
Рамиль Гали

(Чаллы, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда быел 26 торак пунктны каты өслекле юллар белән тоташтырырга планлаштыралар. Бүген бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Ленар Сафин җиткерде.

Докладчы үз чыгышында Татарстанда хәзерге вакытта каты өслекле килү юллары булмаган 558 торак пункт барлыгын әйтте. Ул юллар 1,4 мең чакрымны тәшкил итә. “Автомобиль юллары челтәре үсеше шул ук вакытта юл-урам челтәре модернизациясен дә күзаллый. Бу исә авылларда тормыш сыйфатын яхшыртуда мөһим урынны алып тора”, дип искәртте министр.

Узган ел республикада 27 торак пункт каты өслекле юллар белән тоташтырылды. Шул ук вакытта 88 чакрымнан артык яңа юл төзелде. Аерым алганда, “Авыл юллары” федераль максатчан программасы нигезендә 17 торак пунктка 49,7 чакрым гомуми озынлыкта керү юллары төзелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100