news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 26 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләре көтә

Татарстанда җир кишәрлекләрен алу исемлегенә 71 меңнән артык күп балалы гаилә кертелгән. Аларның 45 меңгә якыны җир участокларын алган, тагын 26 меңнән артыгы участоклар бирүне көтә. Бу хакта Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе утырышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

«Узган елда 2 787 участок бирелгән иде. Әмма кайбер муниципаль берәмлекләрдә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен бирү темпларын канәгатьләнерлек дип атап булмый. Республикада җир кишәрлекләре белән тәэмин итү күрсәткече 80 проценттан ким булган ун муниципаль район бар», - дип сөйләде докладчы.

Балтач, Тукай һәм Зәй районнарында күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү күрсәткече – 80нән 90 процентка кадәр; Алабуга, Алексеевск, Буа, Мөслим, Чистай һәм Тәтеш районнарында – 90нан 99 процентка кадәр. «2022 елда йөз процент күрсәткеченә 24 муниципаль берәмлек иреште», – дип билгеләп үтте Әһлиуллин.

Аның сүзләренчә, кайбер муниципалитетларда индивидуаль торак төзелеше өчен яраклы участоклар юк диярлек. Иң катлаулы вәзгыять Казанда һәм Чаллыда. Аларда җирләрнең гомуми дефициты 16 меңнән артык участокка җитә. «Бу республика буенча гомум дефицитның 73% тан артыгы», - дип төгәлләштерде ул.

Министр Казанда федераль массивлар белән эшнең дәвам итүен билгеләп үтте. Бүгенге көндә 2,3 меңгә якын участок формалаштырылган, шуларның 2 меңен күп балалы гаиләләргә бирү турында Карар кабул ителгән.

Моннан тыш, узган ел ахырында Красносельский авыл җирлегендәге Березовка бистәсенең генераль планы расланды. Торак пункт чикләренә үзгәрешләр кертелгәннән соң территорияне планлаштыру проекты эшләнәчәк. 300гә кадәр участок формалаштыру күздә тотыла.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, Чаллыда чиратта торучыларны җир белән тәэмин итү өчен кимендә 900 гектар кирәк. Исемлеккә барлыгы 9 250 күпбалалы гаилә кертелгән, 3 399 гаиләгә участок бирелгән, тагын 5 851 участок бирелергә тиеш.

«Чаллы башкарма комитеты һәм Тукай районы күп балалы гаиләләргә бирү өчен массивлар эзләргә тиеш», - дип белдерде докладчы.

Тагын бер мөһим социаль проект - ятим балалар өчен торак алу. 2013-2022 елларда министрлык республика милкенә 3 963 торак бина сатып алды, шул исәптән узган елда – 600. «Быел эш дәвам итәчәк», – дип йомгаклады министр.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100