news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +26 градуска кадәр җылыта

Татарстанда +26 градуска кадәр җылыта

Бүген, 23 августта, Татарстанда антициклон йогынтысы нәтиҗәсендә коры һәм җылы һава торышы көтелә, температура бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Явым-төшем көтелми. Җил секундына 3-8 метр тизлек белән исәчәк.

Салкынча төннән соң (+7..+12 градус) көндез төбәктә һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында — +22..+24 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot